Реклама
«Халык контроле» - республикабызда шундый исем астында дәүләт мәгълүмати системасы эшли башлады. Он-лайн сервис мөрәҗәгатьләрне тәртипкә салачак һәм власть белән халык арасында үзенчәлекле күпер ролен башкарачак.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов тәкъдиме белән җирле телевидениедә «Атна яңалыклары» атналык программасы кысаларында махсус рубрика кертелде. Анда шәһәрдә һәм районда «Халык контроле»нең аеруча кызыклы тоелган мизгелләре чагылдырылачак.
Исеменнән үк аңлашылганча, «Халык контроле» халыкка үзенең яшәү урынында бар нәрсәгә контрольлек итү мөмкинлеге бирәчәк. Ул гына да түгел, үзебез яшәгән мохитка - туган шәһәребез, авылларыбызга битараф булмаска өйрәтәчәк.
«Халык контроле» кертелгәннән бирле безнең районда гына да 70 кә якын мөрәҗәгать теркәлде инде. Алар төрле характерда - нигездә халык юллар торышыннан, җәмәгать транспортыннан зарлана, территорияне төзекләндерүләрен сорый, элемтә сыйфатына канәгатьсезлеген белдерә.
Л.Сәхапова
Җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы