Әлмәт театрында янәдән сөенеч!
Бүген “Алтын битлек” (“Золотая маска”) театр премиясенең 2018 елгы номинатлары игълан ителде.
Әлмәт татар дәүләт драма театрының “Кибет” спектакле дүрт номинациядә билгеләп үтелгән. Болар – кече формадагы спектакль, режиссер эше (Эдуард Шахов), иң яхшы хатын-кыз роле (Мәдинә Гайнуллина, Диләрә Ибәтуллина), драматург эше (Олжас Жанайдаров). “Кибет” быелның маенда Россиянең кече шәһәрләр театрлары фестивалендә Гран-прига ия булган иде инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа