Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт театры артисты Илшат Агиев сайлауларны калдырмый

Беренче тапкыр да ул үз театрында тавыш биргән булган.

Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында урнашкан 797 нче сайлау участогында әлмәтлеләр һәрвакыт күпләп килә. Шул исәптән эшләүчеләрнең кайберләре киләчәкне сайлау бюллетененә биредә билге куя.
Көндезге сәгатьләрдә театрда Илшат Агиевне очратырга була иде.
- Мин тәүге тапкыр нәкь менә Әлмәт театрында тавыш бирдем. Хәтерем ялгышмаса, бу 2011 ел иде. Иң мөһиме, партияләр биргән вәгъдәләрен үтәсеннән инде, - ди ул.

Яшьләрнең дә, олыларның да гражданлык бурычларын үтәүләре, әлбәттә куандыра. Кем өчендер бу мәҗбүри адым булса, күпчелек сайлауларга бик теләп йөри. Шундыйлар арасында Венера Корнилова да бар.
- Мин бүген сайлауларга оныгым Реналь белән килдем, бик үтенеп сорагач аны да алырга булдым, өйрәнеп үссен, - ди ул.

Фидания Алтынбаева өчен бердәм тавыш бирү көне көтеп алган бәйрәм дә, үткәннәрне искә төшерү дә.
- Элек тә бик кызык үтә иде, хәзер тагын да күңеллерәк итеп оештыралар. Менә хәзер тавыш бирәм дә бушка троллейбуска утырып «Нефтьче» янындагы бәйрәмгә барам әле. Эх, яшьрәк чагым да булса! - ди ул.
Инде хәбәр иткәнебезчә, бүген «Нефтьче» мәйданында Татарстанның күренекле җырчысы Айдар Галимов һәм Россия эстарад җырчысы Дима Билан концерты булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса