Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әлмәт” танкеры юлга чыга

"Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы" проекты Татарстанда нефть эшкәртү тармагының яңа этабын үстерү максатыннан 2005 елда тормышка ашырыла башлый.

Проектның төп бурычы нефтьне югары технологияле, нәтиҗәле һәм экологик эшкәртү белән тәэмин итү һәм конкуренциягә сәләтле продукция чыгарудан гыйбарәт була. Беренче җибәрү комплексында бензин, мич ягулыгы, техник керосин, яндырылган газ, вакуумлы газойль, яга торган мазут һәм күкерт җитештерелә. Проект тормышка ашырылып беткәч, нефть продукциясенең киң номенклатурасын, шул исәптән ЕВРО-5 стандартлы мотор ягулыгын чыгаруны күздә тотыла.

"ТАНЕКО" нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексының 2011 елның декабреннән сәнәгать куллануы режимында тотрыклы эшли. 2012 елда гына да аның җайланмаларында 7 миллион тоннадан артык чи чимал - нефть эшкәртелгән, 980 563 тонна турыдан-туры куыла торган бензин, 1 599 323 тонна вакуумлы газойль, 2 019 731 тонна товарлыклы мазут, 2 137 893 тонна мич ягулыгы һәм башкалар алынды.

Хәзерге вакытта "ТАНЕКО" продукциясе кулланучыларга ел әйләнәсе тимер юл, автомобиль транспорты буенча озатыла, торбаүткәргеч буенча кудыртыла, ә навигация сезонында су юлы белән җибәрелә. Бу көннәрдә "Әлмәт" танкеры Түбән Кама нефть базасыннан беренче рейсына чыгарга әзерләнә. Бортына "ТАНЕКО" нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексының 4,8 мең тонна продукциясен төягән судно "Зур порт Санкт-Петербург" диңгез портына юл тотачак. Бу уңайдан тантаналы чара да оештырылды. А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводының проекты буенча эшләнгән танкер Татарстанда төзелгән беренче серияле танкердан санала. Аны проектлау барышында Россия һәм дөньяның нефть компанияләренең махсус һәм "ЭКО" югары экологик куркынычсызлык таләпләре искә алынган.

"Татнефть" ААҖнең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250