Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әлмәт таңнары"ның "ВКонтакте"дагы төркеме #Өйдәутыр Бөтендөнья флешмобына кушылды

"Татмедиа" агентлыгының барлык "ВКонтакте"дагы берләшмәләре үзләренең язылучыларын өйдә калырга чакыра.

Республика берләшмәләре администраторлары "ВКонтакте" социаль челтәрендә миллионнан артык язылучыга оф-лайн элемтәләр санын киметергә һәм бик кирәк булмаган очракта урамга чыкмаска чакыра.

Төркемнәр исемендә "Өйдә утыр" дигән өстәмә сүзтезмә барлыкка килде.

Әлеге акциядә Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы, Азнакай шәһәрендәге зур төркемнәр катнаша. Аларга Әлмәт тә кушылды.

Шулай итеп, һәркем коронавирус инфекциясен профилактикалауга һәм көрәшкә үз өлешен кертә ала.

"Сәламәтлек һәркемне борчырга тиеш, ул бүген иң мөһиме. Әйдәгез  бу авыр вакытны үткәреп җибәрү өчен берләшеп, бер-беребезгә теләктәшлек күрсәтик", - дип мөрәҗәгать итә язучыларына берләшмә оештыручылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса