"Әлмәт таңнары"н диплом белән бүләкләделәр (+ФОТОЛАР)
Кече һәм урта эшмәкәрлек үсешенә багышлап Татарстан Икътисад министрлыгы тарафыннан игълан ителгән журналистлар арасындагы VII республика бәйгесенә йомгак ясалды.
Быел бәйгедә 80 автор катнашкан. Алар барлыгы 12 номинациягә 550 эш җибәргән. «Әлмәт таңнары» газетасы да, биредә эшләүче журналистлар да бәйгедә катнашты.
Белгәнебезчә, районда кече һәм урта бизнеска зур игътибар бирелә. Район башлыгы Айрат Хәйруллин эшмәкәрлекне үстерү максатыннан төбәккә күбрәк инвестиция җәлеп итү, бу өлкәгә яңалык кертү сәясәте алып бара. Без үз чиратыбызда әлеге яңалыкларны эшмәкәрләргә дә, газета укучыларыбызга да җиткереп барырга тырышабыз. Тырышлыгыбызга республика бәйгесендә дә жюри әгъзалары игътибар иткән һәм «Точки роста» номинациясендә өстенлекне безгә биргән.
Җиңүчеләрне чәршәмбе көнне Ramada отеленә чакырдылар. Аларны икътисад министры Артем Здунов һәм Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова тәбрик итте. Газетабызны диплом һәм акчалата премия белән бүләкләделәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җиңүчеләр арасында шәһәр-район басмаларыннан нибары ике газета гына - Яшел Үзәннән һәм без, «Әлмәт таңнары» гына идек. Әгәр районда эшмәкәрлекне үстерү буенча эш алып барылмаса, бу җиңү булмас та иде. Уртак җиңүебез белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа