«Әлмәт таңнары» журналисты – республика бәйгесе җиңүчесе
"Ышаныч һәм куркынычсызлык" ХIV Республикакүләм бәйгесендә "Әлмәт таңнары" газетасы журналисты Рәдифә Ногманова инде икенче ел рәттән республика каләм ияләрен артта калдырып алдынгы урынга лаек булды.
Быел исә ул "Юлда йөрү кагыйдәләре - тормыш нигезе" номинациясендә 1 урын алды!
Әлеге бәйгенең мәртәбәсе елдан-ел арта гына. Быел барлыгы 340 эш тәкъдим ителгән булган. Хезмәттәшебезне җиңүе белән тәбриклибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа