Җәмгыять

“Әлмәт таңнары” журналисты “Автоледи-2015” тә үзен сынады

"Автоледи" бәйгесе быел Әлмәттә алтынчы тапкыр уздырылды. 13 гүзәл затка "тимер атлары" белән өч этаптан торган сынауны үтәргә туры килде.

Башта алар техник күзәтү уздылар, аннан юлда йөрү кагыйдәләре буенча имтихан тоттылар. Машинада фигуралы йөрү "Юбилейный" Спорт сарае каршында булды.

Автоледилар арасында "Әлмәт таңнары" газетасы журналисты Рәдифә Ногманова да бар иде. Рәдифә сынатмады - этаплардан төшеп калмады Ахырга кадәр көч сынашты. Бу юлы бәхет Евгения Иголкинага елмайды. Ул Казанда узачак бәйгедә дә катнашачак. Рәдифә Ногманова диплом белән бүләкләнде. Сайтыбызны карап, газетабызны укып барыгыз, безнең журналист үзе сынап караган бәйгене бәян итәчәк.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> “Әлмәт таңнары” журналисты “Автоледи-2015” тә үзен сынады
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять