“Әлмәт таңнары” газетасы Нью-Йоркта булды
Хәзер безне америкалылар да белә.
Якташыбыз Венера Мингалиева улы һәм килене белән Нью-Йоркта һәм Майамида булган. Алар кунакларга бүләк итеп үзләре белән "Әлмәт таңнары" һәм "Знамя труда" газеталарын да алган.
- Туган якларыннан килгән әлеге сәламгә алар бик шатландылар, - ди Венера ханым.
Без Венера Мингалиевага искиткеч фотолары, газетабызны зур сәяхәткә алып чыгулары өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Дуслар, сез дә "Әлмәт таңнары" газетасын үзегез белән ерак сәфәрләргә ала аласыз. Аның белән фотога төшегез, төшерегез, безгә җибәрегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа