Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Әлмәт таңнары» акция уздырды [+ФОТОЛАР]

11-21 май көннәрендә газетабызның икенче яртыеллыгына ташламалы бәяләрдә язылу декадасы барды. Аның кысаларында шәһәрдә берничә урында промо-акция дә оештырылды. Әлеге чарада катнашкан әлмәтлеләр тәкъдим-фикерләре белән дә уртаклашты.

«Әлмәт таңнары» газетасын бай тарихлы басма дип бүген курыкмыйча әйтә алабыз. Аның районда татар телендә бердәнбер булып мөстәкыйль рәвештә нәшер ителә башлавына агымдагы елның 1 гыйнварында 27 ел тулды. Сезгә, кадерле газета укучыларыбызга өч дистә елга якын хезмәт күрсәтү дәверендә илдә төрле хәлләр күзәтелде, үзгәртеп кору чорын кичердек, предприятие-оешмалар таркалу шаһиты да булдык. Безгә дә җиңел булмады, әлбәттә. Әмма сезнең ярдәм белән яшәвебезне, татар телендәге газетаны саклап калуыбызны дәвам итәбез. Рәхмәт сезгә!

Сер түгел, бүген газета-журналлар редакцияләренә тираж җыю җиңел түгел, бигрәк тә татар басмаларына. Интернет заманы бит. Аннан почта да бәяләрне гел күтәреп тора. Гореф-гадәтләрен, туган телен хөрмәтләгән, аны ничек тә булса саклап калырга тырышкан кешеләребезнең дә саны кими бара. Алай да, шөкер, газетага ничә еллар дәвамында тугрылыклы булган дусларыбыз да, татар матбугаты өчен җан атучылар да юк түгел.

- Ничек язылмыйсың инде?! Үзебезнең газета бит ул. Бөтен яңалык бар, шәһәр һәм районныкы да, кушымта битендә республика хәбәрләре дә бирелә. Мин үзем кешеләр турында, сәламәтлек темасына язган мәкаләләрне, гыйбрәтле язмышларны, файдалы киңәшләрне аеруча яратып укыйм. Сканвордларны чишәм. Бәясен алты айга бүлсәң, алай кыйммәт түгел инде. Күршеләрне ике кило кәнфит дип көлдерәм. Шуны аңлагач, алар да языла, - диде промо-акциябезгә чыккан Рәмилә Зәйдуллина.
Рәмилә апа «Әлмәт таңнары»ның икенче яртыеллыгына күптән язылган булып чыкты. Түзмәде, тагын аерым яшәүче кызын да яздырды. Туган телен онытмасын диде. Әйтүенчә, бәйрәмнәргә дә подписка бүләк итәргә ярата икән.
- Ярты ел буе рәхмәт сүзләре ишетеп яшим. Газета алучыларга да, миңа да күңелле, - ди ул көлеп.

Акциябез ит һәм табигый продуктлар фестивале мәйданында барды. Без фестивальнең мәгълүмат партнерлары да идек. Уен-викториналар вакытында «ТАТМЕДИА» АҖ филиалының «Әлмәт таңнары» һәм «Знамя труда» газеталарының сертификатлары да уйнатылды, отучылар бүләккә сөенүләрен белдерде. Аларга газеталарның электрон варианты киләчәк.
Кичен акциябез Ленин мәйданында дәвам итте. «Мәдәни мохит» программасына килгән әлмәтлеләр арасында төрле сәбәпләр аркасында газетага язылырга өлгермәүчеләр бар иде. Аларга бу мөмкинлек тудырылды.


Бездә бүген янәдән урак өсте. Икенче яртыеллыкка газетага язылу тәмамланырга санаулы көннәр калып бара. Җәй - мәшәкатьләр чоры. Ныклап торып бакча эшләре башланганчы, отпуск-ялларга киткәнче газеталарга язылып куйсагыз, соңыннан уфтанырга туры килмәс. Газета - ул тарих, анда һәр язылган сүз уелып кала. Ветераннарда кунак булырга туры килгәндә, аларның һәммәсе инде саргая төшкән газеталарны, үзләре, предприятиеләре турындагы язмаларны, балаларының әти-әниләрен котлауларын күрсәтә. Бу газеталар сандык түрендә кадерле ядкарь булып саклана. Хөрмәтле әлмәтлеләр, якыннарыгызны шатландырып, аларны да «Әлмәт таңнары»на яздырырга ашыгыгыз! Почта аша кыйммәтсенсәгез, редакциядә генә дә язылырга була. Анысының бәясе - 300 сум. Бу очракта газетаны үзегезгә бирегә килеп алырга туры киләчәк. Күршеләрегез белән сөйләшеп, күпләп язылырга һәм чиратлап килеп алырга яки хәрәкәттә-бәрәкәт икәнлеген искә алып, бергәләшеп килергә була. Редакция Мәрҗани урамындагы 82 нче йортта урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса