Реклама
Киләсе елда Татарстанда Сулыклар зонасын саклау елы булуы ихтимал. Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов әнә шундый тәкъдим белән чыккан. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин кичә служба җитәкчеләре һәм белгечләре белән шәһәр сусаклагычын карап йөрде.
Иң беренче чиратта игътибар яр буйларына бирелде. Тикшерү барышында сусаклагыч территориясендәге ком-вак таш катнашмасын урлау очраклары булуы да күзгә ташланды. Карап йөрү вакытында килеп туган сораулар тикшерелеп, аларны хәл итү буенча чаралар күреләчәк. Максат - киләчәктә сусаклагычны Әлмәтнең күрке итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+