Әлмәт сулыкларына патруль төркемнәр чыга
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча республика комиссиясенең планнан тыш кына уздырылган утырышында көзен ЧПларның арта төшүе хакында әйтелде.
Көннәр салкынайтып, су өслекләре бозга каплану белән балыкчылар да, башкалары да куркынычсызлыкны онытып җибәрә. Тукай районында әле һаман да югалган балыкчыларны эзләү дәвам итә. Сулыкларга игътибарны арттырырга дигән карарга киленде. Әлмәттәге бәхетсезлек очракларын искә алып, 4 ноябрьдән шәһәр күле, сусаклагыч һәм башка эре сулыклар буйлап көн саен патруль булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа