Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт студентларына завод стипендия бирде

Мәгълүм булганча, 2012 елдан ЧТПЗ төркеме һәм Татарстан хөкүмәте тарафыннан дәүләт-шәхси хезмәттәшлек нигезендә «Киләчәк Татарстан көллияте» проекты тормышка ашырыла башланган иде.

Ул «Алнас» һәм төбәкнең башка машина төзелеш предприятиеләрен профессиональ эшче кадрлар белән тәэмин итүне максат итеп куя. Көллияттә тырышып белем эстәүчеләргә эш эзләп интегәсе юк. Аларны предприятиеләр үзләре чакыра. Быел «Алнас» сигез егеткә чыгарылыш вакытында чакыру тапшырган иде инде. Һәм менә тагын бер күңелле вакыйга.
Стипендия ЧТПЗ төркеме акционерлары инициативасы белән «Киләчәк Татарстан көллияте»ндә яхшы укучы һәм көллият тормышында актив катнашучы, шулай ук WorldSkills стандартлары буенча ярышларда, һөнәри осталык бәйгеләрендә призлы урын яулаган студентларга бирелде. Проектка җәлеп ителгән укытучыларны да онытмадылар, алар да бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса