Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт студентлары узып баручыларны “сукырайтты”

Күз алдыгызга гына китерегез: беркемгә дә комачауламый урамнан узып барасың, шулвакыт каршыңа яшьләр килеп чыга да сиңа "сукыр булып торырга" тәкъдим итә.

Чынлыкта исә, шәһәр студентлар активы оештырган әлеге чараның максаты изге - күз күреме начар булган әлмәтлеләрнең проблемалары хакында киң җәмәгатьчелеккә җиткерү һәм ... комуннуль хезмәтләрнең эш сыйфатын ассызыклау.
Соңгысы хәзер бигрәк тә актуаль.
- Полиция идарәсеннән"Нефтьче" мәдәният сараена илтә торган баскычлар сукырларга түгел, сәламәт кешеләргә дә йөрү өчен куркыныч. Шуңа күрә бу экспериментка бик азлары гына ризалаша,- ди актив яшьләр.
Акциядә Әлмәт политехник техникум һәм медицина көллияте студентлары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса