Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт үсмерләре җиңеп кайтты [+ФОТОЛАР]

5-11 февральдә Екатеринбургта 15-16 яшьлек үсмерләр арасында бокс буенча Россия беренчелеге уздырылды.

Ярышта үз өлкә, республикаларында җиңгән 262 боксчы катнашты. Татарстанның җыелма командасын тәшкил иткән 7 кешенең 4 есе Әлмәттән иде. Тренер Раджив Низамиевның шәкертләре сынатмады. Яков Бодрягин (70 кг, 3 нче мәктәп укучысы) өч тапкыр рингка чыкты һәм өчесендә дә җиңү яулады. Назар Мехтизаде (66 кг, 25 нче мәктәп) өченче урын алды. Калганнар да уңышлы чыгыш ясады. Яков Бодрягин Төмәндә узачак Россия беренчелегендә дә катнашачак. Уңышлы чыгыш ясаган очракта ул Европа беренчелегендә катнашу хокукы алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса