Әлмәт шәһәр суды өч яшьлек сабыйның әнисен бала тәрбияләү хокукыннан мәхрүм итте
Агымдагы елның 9 аенда Әлмәт шәһәр судында аналарны балаларын тәрбияләү хокукыннан мәхрүм итү буенча 16 эш каралды. Аларның барысы да диярлек хроник эчүчелек яки наркомания белән авырый.
2014 елның апрелендә Әлмәт шәһәр суды «Махсуслаштырылган республика балалар йорты»ның өч яшьлек сабыйның әнисен ата-ана хокукыннан мәхрүм итү турындагы гаризасын карады. Беренче тапкыр малай балалар йортына 2012 елда ПДН инспекторының баланы тартып алу турындагы акты буенча килеп эләгә. 2012 елның августында балигъ булмаган яшьтәге баланы әнисенә кире кайтаралар. Ләкин 2013 елның октябрендә ПДН инспекторының баланың сәламәтлеге нык какшаган, күзәтүсез, тәрбиясез хәлдә калуы хакындагы акты нигезендә аны кабаттан балалар йортына җибәрәләр. Малай тулы кыйммәтле тукланудан мәхрүм, тиешле медицина ярдәме алмаган, вакытында прививкалар ясатылмаган, җитди диагнозларга ия булуына карамастан, әни кеше аны дәвалау белән шөгыльләнмәгән, балага инвалидлык алынмаган. Авыр тормыш хәлендә калуын искә алып, баланың мәнфәгатьләреннән чыгып, ул «Махсуслаштырылган республика балалар йорты» ГАУЗга тулысынча дәүләт тәэмин итүенә җибәрелә, ә әнисе ата-ана хокукыннан мәхрүм ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа