Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт шоферларына да тизлекне арттырган өчен генә түгел, әкрен барган өчен дә штраф яный

Әкрен йөрешле транспорт шоферларына үзләре артыннан баручы транспортны уздырмаган өчен 1000-1500 сум штраф салына башлаячак.

Дәүләт Думасы бу турыда закон проектын кабул иткән инде. Федерация Советы хупласа һәм Президент имзаласа, закон үз көченә керәчәк.

Исегезгә төшерәбез, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча әкрен йөрешле транспорт, шулай ук эре габаритлы йөкләр ташучы яки сәгатенә 30 км тизлек белән баручы машиналар шоферлары торак пунктлардан читтә башка транспортны уздырып җибәрергә тиешләр. Ләкин бу таләпне үтәмәгән өчен штраф салынмый иде әле. Дәүләт Думасы исә штраф салуны күздә тотучы закон проектын өченче укылышта кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250