Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт сәүдә нокталарын да алдаганнар

Самара өлкәсендә яшәүче бер төркем яшьләр Мәскәүдән Уралга кадәр законсыз эш җәелдерә. Кибетләрдә, автоягулык станцияләрендә ялган биш меңлек акча белән исәп-хисап ясап, көн күрүче әлеге егетләр, ниһаять, тоткарланган.

Тоткарланучыларның әйтүенчә, алар ике ай эчендә Пензада, Саратовта, Бөгелмәдә, Самарада, Уфада, Казанда, Әлмәттә, Чиләбе һәм Екатеринбургта булганнар. Гадәттә алар 200 сумга кадәр азык-төлек алганнар. Ялган биш мең сумнан кайтарылган сдачаны тыныч кына кесәләренә салып куйганнар. Кассирларның игътибарын юнәлтү өчен алар белән исәп-хисап ясаганда гәп куертканнар. Хәзер полиция хезмәткәрләре аларга югары сыйфатлы итеп эшләнгән ялган акчаларны кем биргәнлеген ачыклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса