Реклама
Әлмәт шәһәре Россиянең иң эре сәнәгый үзәкләре Топ-250 исемлегендә 8нче урынны алып тора (узган рейтингта 12нче булган).
"Урбаника" территориаль планлаштыру институты Россиянең 250 иң эре сәнәгый үзәкләре рейтингының икенче чыгарылышын халыкка җиткерде.
Рейтингка Татарстанның 6 шәһәре кергән. Татарстан муниципаль берәмлекләре арасында беренче урында 2011 ел нәтиҗәләре буенча сәнәгый җитештерүнең күләме 348,8 млрд. сумны тәшкил иткән Әлмәт шәһәре тора. Икенче, өченче урыннарны исә Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләре бүлешә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы