Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында яшәүче бер хатын-кыз «Автоледи-2020» исемен яулады

Ел саен уздырыла торган ярышларны ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ һәм Бөтенроссия автомобильчеләр җәмгыяте оештырды.

Бүген Казанда "Автоледи-2020" машина йөртү осталыгы республика конкурсына йомгак ясалды. Анда Татарстаннан 56 автомобиль йөртүче катнашты.

Санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, конкурсны үткәрү форматы үзгәртелде һәм финалда ярышларның 4 зона этабында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән автоледилар катнашты.

Конкурсантлар 3 этапны уздылар: юл йөрү кагыйдәләре буенча теоретик имтихан, аннары катлаулы күнегүләрне башкарганда автомобиль белән идарә итү күнекмәләрен күрсәттеләр. Социаль реклама баннерлары һәм видеороликлар конкурсның финиш сызыгы булып торды.

Беренче урынны һәм «Автоледи-2020» мактаулы исемен Әлмәт районыннан Надежда Кнурова яулады. Мамадыштан Венера Юмагужина — икенче, Лениногорскидан Диана Закирҗанова өченче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса