Әлмәт районында өч кенә хуҗалык чәчүгә кереште
Районның өч хуҗалыгында чәчү эшләренә керештеләр.
Җирнең артык дымлы булуы калганнарда эшне тоткарлап тора. Һава торышына бәйле быел чәчү узган елдагыдан болай да ике атнага соңарып башланды. Хәзерге вакытта авыл хезмәтчәннәре ашлама кертү, тырмалау, орлыкларны инкрустацияләү, күпьеллык үләннәрне тукландыру белән мәшгуль. Районда 71 мең га чәчү мәйданнары исәпләнә, шуларның 14 меңе уҗым культуралары, 30 меңе сабан культураларына каралган. Калган мәйданнарга терлек азыгы һәм техник культуралар чәчү планлаштырыла. Хуҗалыкларга ике атна эчендә чәчүне башкарып чыгу бурычы куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа