Әлмәт районының өч авылына “Шевроле Нива” бүләк иттеләр [+ФОТОЛАР]
29 август көнне Казанда Дәүләт Советы каршында муниципаль берәмлекләр арасында уздырылган смотр-бәйге лауреатларын бүләкләделәр.
Татарстан Республикасы көне алдыннан Президент Рөстәм Миңнеханов 93 муниципаль берәмлеккә һәм Казанның, Яр Чаллының 7 муниципаль учреждениесенә машиналар тапшырды. Әлмәт районының Иске Михайловка, Яңа Нәдер, һәм Кичүчат авыллары да "Шевроле Нива" машинасына лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа