Әлмәт районының 16 мәктәбенә дә субсидия бирелгән
Быел Татарстанның 248 авыл мәктәбендә җылы бәдрәфләр булдырылачак.
Әлеге максатларга республика казнасыннан субсидия бүленә. Бу исемлеккә Әлмәт районының 16 мәктәбе эләккән. Әлеге авыл мәктәпләрендә туалетларны яңарту өчен 8 млн 174 мең сум акча каралган. Бүгенге көндә Югары Мактама, Яңа Кәшер, Тихоновка, Миңлебай станциясе һәм Колшәрип белем учакларында хәҗәтханәләрне төзекләндерүгә керешкәннәр инде. Мәгариф идарәсенең техник хезмәт күрсәтү бүлеге мәгълүматларынча, уку йортлары проектларында туалет бүлмәләре каралган. Ләкин үзәк канализация чокыры булмау сәбәпле алар эшләмәгән. Хәзерге вакытта объектларда чокыр казу, кайбер урыннарда кече чистарту корылмалары кую, санузел урнаштыру һәм туалет эчен төзекләндерү бара. Бу эшләрне һава торышы бозылганчы, атап әйткәндә, октябрь урталарыннан да калмый төгәлләргә планлаштыралар.
Фотолар интернеттан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа