Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт районында иң шәп елка – Яшьләр бистәсендә

Районда Яңа елга әзерлек бәйгесендә җиңүчеләр билгеле булды.

Әлмәт авыл җирлеге административ үзәге булган Яшьләр бистәсе бу елның җиңүчесе итеп табылган. Биредә кар юк дип тормаганнар (фигуралар ясалган вакытта кар кытлыгы күзәтелә иде), тирә-яктагы кар өемнәрен бер урынгарак җыеп, балалар өчен шуар шуа да, әкият геройларын гәүдәләндерүче фигуралар да ясап куйганнар. Әлбәттә инде, мәйданчыкның үзәгендә Яңа ел чыршысы.

Яшьләр бистәсе Әлмәт районын республика авыллары арасындагы бәйгедә тәкъдим итәчәк. Аңа йомгак гыйнвар азагында ясалыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса