Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт районында авыл җыеннары дәвам итә. Чираттагысы Бишмунчада үтте

Бишмунча авыл җыенында Әлмәт муниципаль районы Советы рәисе урынбасары, район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова катнашты.

Бишмунча авыл җирлеге башлыгы Ришат Фазлыев җыелучыларны авыл җирлегенең 2010-2015 еллардагы эшчәнлеге белән таныштырды. Отчет чорында чыннан да күп эшләнгән. Авылларда өлкәннәргә дә, яшьләргә дә яшәү өчен шартлар яхшы. Ветераннар игътибар үзәгендә тотыла. Яшьләргә спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырыла. Отчет чорында су башнясы борауланган, балалар бакчасы капиталь ремонтланган, мәктәптә ишек-тәрәзәләр алыштырылган, Камы-Елга авылында 1 км озынлыгында суүткәргеч линиясе алыштырылган һәм каптаж ремонтланган һәм башкалар эшләнгән. Бишмунча авыл җирлегендә яшәүчеләр, сүз алып, боларның барысы өчен җитәкчелеккә рәхмәтләрен җиткерделәр.

Авыл Мәдәният йортына җыенга җыелган халык теләк-тәкъдимнәрен уртага салып сөйләшеп, рәхәтләнеп концерт карап, өйләренә таралышты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса