Җәмгыять

Әлмәт районында 16 авыл өчен ветпункт ачылды

Бүген Яңа Кәшер авылында яңа ветеринария пунктын ачыла.

Бу - республика программасы нигезендә Әлмәт районында төзелгән икенче пункт.

Яңа Кәшердәгесе Әлмәт районының 16 авылына хезмәт күрсәтәчәк. Монда Яңа Кәшернең үзендәге 4 күмәк фермер хуҗалыгы да, «Яңа Михайловка» ҖЧҖ дә, 748 шәхси хуҗалык та керә. Пункт карамагында 1 145 баш мөгезле эре терлек, 189 баш мөгезле вак терлек, 21 ат, 12 дуңгыз, 490 песи һәм эт. Әле кош-корт та бар. Алар Яңа Кәшер авыл җирлегендә генә дә 2,5 мең баш исәпләнә.

Реклама

Яңа ветпунктта участок ветеринария табибы эш бүлмәсе, даруханә, ясалма орлыкландыру урыны, вак йорт хайваннарына медицина ярдәме күрсәтү өчен клиника бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Әлмәт районында 16 авыл өчен ветпункт ачылды
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять