Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе вазифаларын башкаручы итеп Фәһим Әхмәтҗанов билгеләнде

Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе вазифаларын башкаручы итеп элек республиканың көньяк-көнбатыш төбәге казые һәм Чүпрәле районының имам-мөхтәсибе булган Фәһим Әхмәтҗанов билгеләнде. Ул 1979 елның 3 октябрендә Буа районының Мещеряково авылында туган, Казанның "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә, Россия ислам институтында белем алган, Төркиядә Коръән-хафизга укыган. Р.Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе ректоры итеп хәзерге...

Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе вазифаларын башкаручы итеп элек республиканың көньяк-көнбатыш төбәге казые һәм Чүпрәле районының имам-мөхтәсибе булган Фәһим Әхмәтҗанов билгеләнде. Ул 1979 елның 3 октябрендә Буа районының Мещеряково авылында туган, Казанның "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә, Россия ислам институтында белем алган, Төркиядә Коръән-хафизга укыган.

Р.Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе ректоры итеп хәзерге вакытта республиканың көньяк-көнчыгышы төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе һәм "Фәнис" мәдрәсәсе директоры булган Марат Мәрданшин билгеләнде. Ул 1969 елның 14 сентябрендә Урыссу шәһәр тибындагы бистәдә туган, Октябрьскидагы "Нуруль Ислам" мәдрәсәсен, Башкорт дәүләт педагогия университетын, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты аспирантурасын тәмамлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250