Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы кулланучылар җәмгыяте эшчәнлеге уңай яктан билгеләп үтелде

Соңгы ике елда "Татпотребсоюз" тарафыннан 225 авыл кибете төзекләндерелгән.

Моннан тыш, республика районнарында предприятие тарафыннан 38 сәүдә объектына реконструкция ясалган. Бу мәгълүматларны бүген 2012 нче ел нәтиҗәләре буенча хисап докладында "Татпотребсоюз" идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов әйтте.

М.Фәттахов Әлмәт районы кулланучылар җәмгыяте эшчәнлеген аерым билгеләде, анда товар әйләнеше ел нәтиҗәләре буенча 202 миллион сум тәшкил иткән.

Бу районның куланучылар җәмгыяте хезмәткәрләре авылда сәүдә урыннарын техник җиһазландыруга һәм алдынгы технологияләр кертүгә зур игътибар бирәләр.

М.Фәттахов билгеләвенчә, район кулланучылар җәмгыяте ярдәмендә республиканың Мамадыш, Актаныш, Кайбыч, Ютазы районы авылларында сәүдә хезмәте уңышлы җайга салынган.

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250