Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы җитәкчелеге машиналарын бер көнгә велосипедка алыштырды

Түрәләр шул рәвешле шәһәрнең һәр почмагын барлап, җитешсезлекләрне ачыклауны күз уңында тотты.

Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәйруллин һәм служба җитәкчеләре кала урамнарындагы, ишегалларындагы хәл-торышны урыннарда тикшерде. Әйләнә-тирәбездә чисталык урнаштыру өчен махсус контейнерлар булдыру эшчәнлеге алга таба да дәвам итәчәк. Бүген ишегалларында шундый 31 мәйданчык ясалган инде. Якын араларда тагын 100 дән артык чүп-чар җыю пункты булдырылачак.

Сәяхәт барышында җитәкчеләр тукталышлардагы павильоннарны да күздән кичерде. Аларга игълан ябыштыру хәзер эшмәкәрләргә кыйммәткә төшәчәк: физик затлар бу гамәлләре өчен 2 меңнән алып 3,5 меңгә кадәр акчаларын чыгарып салачак. Урындагы затларга 15 меңнән алып 30 меңгә кадәр штраф яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса