Әлмәт районы башлыгы яхшы хәбәр җиткерде
Әле генә шаулап-гөрләп, әлмәтлеләргә күңелле бүләкләр ясап, Шәһәр көнен билгеләп үттек. Киләсе елда калабыз төзелүгә 65 ел тулачак. Безне нинди үзгәрешләр көтәчәк икән?
Бу сорауны без район башлыгы Айрат Хәйруллинга бирдек. Мондый сорау белән мөрәҗәгать итүебез юкка түгел. Чөнки менә ничә ел инде республика, муниципалитет һәм «Татнефть» җитәкчелеге шушы вакытка яңа объектларны, капиталь ремонт ясалган һәм төзекләндерелгән биналарны өлгертергә, нинди дә булса сюрприз ясарга тырыша. Быел да шәһәр көненә саллы бүләкләр алдык.
Район башлыгы билгеләп үткәнчә, агымдагы елда тагын бер зур проект тормышка ашырыла башланды. Моңа кадәр төбәктә 50 метр озынлыктагы бассейн юк иде. «Мирас» бассейны әнә шундый зурлыкта булачак. Ул шәһәрдә төрле дәрәҗәдәге турнир-чемпионатлар уздырырга, спортчыларга ярышларга әзерләнергә дә мөмкинлек бирәчәк.
- Бүген аның фундаменты ясала. Киләсе елда «Мирас» файдалануга тапшырылып, анда теләгән һәркем йөзә алыр дип уйлыйбыз, - диде Айрат Хәйруллин.
Медицина учреждениеләрен ремонтлау да дәвам итәчәк икән. Искәртелгәнчә, балалар шифаханәсендә төзү-төзекләндерү эшләре планлаштырылган. Аны быел ук башлап, киләсе елда 1 июнь - Балаларны яклау көненә тәмамлау күздә тотыла.
Ишегалды территорияләрен төзекләндерүләрен сорап, бу хакта язуыбызны, җитәкчелеккә җиткерүебезне үтенеп редакциягә дә мөрәҗәгать итүчеләр бар. Кайгырмагыз, эшләр киләсе елга да дәвам итәчәк, район башлыгы йорт яны биләмәләрен тәртипкә китерүнең планга кертелүен хәбәр итте.
Аның менбәреннән без тагын бер шатлыклы яңалык ишеттек.
- Шәһәрдә велоинфраструктура ясауның 3 нче этабы да булачак. Көн саен 4 мең кеше велосипедта йөри. Һәм аларның саны арта бара, - диде ул. - Әлмәттә яңа система эшли башлаячак. Бу «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Магановның шәһәргә бүләге. Махсус сатып алынган велосипедлар прокатка биреләчәк. Ярты сәгате өчен 10 сум гына түләргә туры киләчәк. Әлеге социаль проект велосипедтта йөрергә теләгән һәркемнең, бигрәк тә балаларның, укучыларның ихтыяҗын канәгатьләндерергә ярдәм итәчәк.
Болар киләсе елда шәһәрдә башкарылачак эшләрнең кайберләр генә. Әлмәт үсүеннән, матураюыннан туктамый. Бездән файдалануга тапшырылган барлык корылмаларны, матурлыкны саклый белү һәм балаларыбызны, оныкларны да шуңа өйрәтү таләп ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа