Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы җитәкчеләрне исемләп пыран-заран китерде

Бу хәл коррупциягә каршы утырыш барышында булды.

Дәүләт сатып алуларында катнашучы оешмалар җитәкчеләрен Айрат Хәйруллин ялганны ачыклаучы детектор аша үткәрү кирәклеген әйтте. Районның бюджет учреждениеләре тарафыннан узган ел сатып алуларның 64 проценты конкурентсыз булган, ягъни сатулашулар аша уздырылмаган. Аз дәрәҗәдәге кече сатып алулар күләмен кыскарту кирәклеген Айрат Хәйруллин узган елның май аенда ук әйткән булган. Әмма 2015 елда барлыгы 7,6 мең муниципаль контракт (970,7 миллион сумлык) төзелгән. 317 килешү генә электрон аукцион аша төзелгән. Аукционнарсыз уздырыла торган кече сатып алуларга 7,2 килешү туры килгән.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Әлмәт районы башлыгы җитәкчеләрне исемләп пыран-заран китерде
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять