Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин күпердән тарзанка белән сикергән [+ВИДЕО]
Район башлыгының бу адымын Интернет кулланучылар кыюлык дип бәяләгән.
Әлмәт шәһәре хакимияте башлыгы Айрат Хәйруллин күпердән "тарзанка" белән сикергән. Бу видеоны район башлыгы "Инстаграм" челтәрендәге аккаунтына куеп, "Күңелемне җилләтем" дип язып куйган.
Хәйруллинның бу адымын Интернет кулланучылар кыюлык дип бәяләп, "Безнең "текә" мэрыбыз", "Мондый адымга барган беренче мэр", "Горурланабыз", "Менә бу ир" дигән фикерләр калдырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа