Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы авыл җирлекләрендә референдум булачак

24 майда Әлмәт районы авыл җирлекләрендә үзара салым мәсьәләсе буенча референдум булачак.

Узган ел шундый референдум нәтиҗәсендә авыл җирлекләрендә җәмгысе 4 943 890 сум акча җыелган. Дәүләт шуңа өстәп 19 227 600 сум бүлеп биргән. Бу акчалар авылда тормышны һәрьяклап яхшыртуга юнәлдерелә.

Үзара салым авыл кешеләре өчен яңалык түгел. Авылның киләчәге - анда яшәүче һәр кешенең үз кулында. Шуны аңлап, быел да референдум югары дәрәҗәдә үтәр дигән ышаныч бар. Референдумны 100 процент итеп үткәрә алган авыл җирлекләренә дәүләт җыелган сумманы дүртләтә арттыра. Җыелган акча юлларны яңартуга, урамнарны яктыртуга һәм башкаларга тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса