Әлмәт районы авылында бер тавык «Аллаһ» сүзе язылган йомырка салган
Илаһи могҗизалар динебездә еш булып тора. Көннәрдән беркөнне Кичүчат авылында яшәүче дин кардәшем Гөлниса Латыйфуллина мине кунакка чакырып алды һәм искиткеч бүләк ясады.
Ислам динен кабул иткән кардәшләрем бер тавык йомыркасы күрсәттеләр һәм аны миңа бүләк иттеләр. Ник дисәгез, йомырка өстендә ап-ачык гарәп хәрефләре белән «Аллаһ» сүзе язылган.
Мәдрәсәдә һәм җомга намазында имам-мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов һәм дин кардәшләребез аны якыннан күргәч, «могҗиза» дип атадылар.
Латыйфуллиннар гаиләсе диндар буларак, хәләл ризык кулланып, ризыкның валчыклары белән шушы кош-кортларны ашатып, Аллаһы Тәгалә алардан разый булып шушы тормышларында бу могҗизаны үзләренә күрсәтте, әлхәмдулилләәһ. Аллаһның кодрәте һәр нәрсәдән өстен, бөек.
Галия Җәлилова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа