Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт полицияләре Ауропадан калышмый

Әлмәттә быел сафка басачак заманча велоюлларның тагын бер уңайлыгы булачак - хәзер полиция хезмәткәрләре дә патрульга велосипедта гына йөриячәк.

Дөрес, бу барлык урамнарны да ике тәгәрмәчле атта карап торачакларын аңлатмый. Ә беренче чиратта тиз арада йөреп чыгарга кирәк булган, автомобиль белән кереп булмаган урамнарга велосипедлар биреләчәк. Ял итү урыннары мәсәлән. Күлләр шарлавыгының озынлыгы гына да 7 чакрымны тәшкил итә. Узган ел сафка баскан «Шәмсенур» паркын кизү тору да шактый вакытны ала - аркылыга-буйга аны йөреп чыгар өчен 3-4 чакрым юл узарга кирәк. Шуңа да район җитәкчелеге Әлмәт полиция бүлегенә заманча дүрт велосипед тапшырырга карар кыла.

- Шәһәр бик тиз үсә: яңа объектлар, парклар ачыла. Безнең өстә аларда

тәртип урнаштыру, халык иминлеген саклау бурычы тора. Шуңа да велосипедларның файдасы бик зур булачак. Алар белән тиз арада кирәкле урынга барып җитеп була. Димәк, тәртип бозучылар да хәзер ныграк уйлый башлаячак - полиция хезмәткәрләре аларны кайнар эздән үк тоткарлый алачак, - диде эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлеге начальник урынбасары Илшат Шәмсин.

Әйтергә кирәк, велосипедлы патрульләр Ауропа һәм Америка илләрендә инде күптәннән бар. Бу беренче чиратта оператив эш алып бырырга ярдәм итә, экологик яктан да әлеге транспорт чиста, ягулык сорамый. Көне-төне аяк өстендө булган полициягә менә дигән ярдәм бу, кыскасы.

Инде велосипедлы полицияләрне бүгеннән үк ял итү урыннарында күреп булачак. Шәт, якын киләчәктә шәһәр иминлегенең сыйфаты да бермә-бер артыр дип өметләник.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса