Әлмәт полиция хезмәткәрләрен нәрсә борчый?
Бүген, ягъни 5 октябрьдә Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре көне.
Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан гына без полиция начальнигының оператив эш буенча урынбасары Марат Кадыйров һәм җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы Дмитрий Игнатов белән очраштык.
Җинаятьчеләрне эзләү бүлегенә илдә 1918 елның 5 октябрендә нигез салына. Быел әлеге бүлек оешуга 99 ел.
.jpg)
- Әлеге бүлек Эчке эшләр министрлыгы системасында әйдәп баучы службадан санала, - дип билгеләп үтте Марат Тимерханович. - Бүлек җинаятьләрне ачу үзәгендә. Биредә эшләүче хезмәткәрләрнең профессиональ осталыгы ярдәмендә күп кенә җинаятьләр ачыла.
Җинаятьчелек төре бер урында тормый, елдан-ел үзгәрә бара. Бүген социаль мошенниклык өстенлек итә. Дистәләрчә ел элек урамда шапка, шарфларны салдырып качсалар, кәрәзле телефоннар барлыкка килгәч, аларга кул суза башлыйлар. Хәзер кәрәзле телефон кулланып төрле җинаятьләр кылына.
Җинаятьчеләрне эзләү бүлегенә күптән түгел генә начальник итеп билгеләнгән Дмитрий Анатольевич Игнатов нәкъ шушы юнәлештәге җинаятьләрне ачуда үзен күрсәткән.
.jpg)
- Без бу юнәлештә даими эшлибез, Әлмәт беренчеләрдән булып әлеге төр җинаятьләрне ачарга өйрәнде. Әлмәт районы һәм шәһәре буенча гына түгел, республика һәм аннан читтә дә җинаять кылганнарны кайнар эздән тоткарладык, - дип сөйләде Дмитрий Игнатов безгә.
Дмитрий Анатольевич башта кесә каракларын тоту буенча эшләгән. Элегрәк шәһәрдә 20-30 лап кесә карагы булуы теркәлгән. Бүген аларның саны 8 гә калган. Кесә караклары һаман да җәмәгать транспортында үзләренә корбан таба. Быел алар тарафыннан базарда йөрүчеләр арасында зыян күрүчеләр булмаган. Узган ел тугыз айда кесә караклары 16 җинаять кылса, агымдагы елда 7 очрак теркәлгән. Шуның 4 есе ачылган.
- Монда кешеләр үзләре дә гаепле. Сумкалары ачык, аннан да, кесәдән дә телефон кызыктырып тора. Кесә караклары үз эшләрене осталары, ике бармаклары белән тиз генә кереп тә чыгалар. Читтә яшәүчеләрне безнең шәһәр аеруча кызыктыра. Алар халыкның кайчан эш хаклары аласын белеп тора. Һәм бу көннәрдә Әлмәткә килергә тырыша, - дип сөйләде әңгәмәдәшләребез.
Кешеләрне күпме кисәтсәләр дә, кырыгалдарлар ятьмәсенә эләгүчеләр табылып тора. Бу җинаятьчеләрне эзләүчеләрне аеруча борчый.
- Кемгәдер ышанып, акча күчергәнче 10 тапкыр тикшерергә кирәк бит. Элек интернет мошенникларына өлкәннәр генә каба иде, хәзер яшьләр дә зыян күрә. Интернет аша сату-алуларда күпләр алдана. Бозымны алдырам дип акчасыз калучылар да бар. Агымдагы елда шул рәвешле 360 мең сум урланды. Шулай ук квитанциягез дөрес тутырылмаган, артык акча түләгәнсез дип, аларга кызык өчен чыгарлган 5 мең сумлык биреп, сдачага 3 мең сум алып качучылар да булды. Хәзер балагыз бәлагә эләкте дигән телефон шалтыратулары кими бара. Пенсио фонды өстәмә акча күчерә, дип банк-карталарының пин-кодларын сораулар китте. Халык ышана, югыйсә Пенсия рефомасы да булмаганын белеп торалар, һәркем телевизор карый. Телефоннарга вирус җибәрүләр дә күп. Аларны һич ачарга ярамый. Шул рәвешле банк карталарындагы акчалардан колак кагучылар теркәлеп тора - бу сүзләр әлмәтлеләрне уйландырыр дип ышанабыз.
Фатир басулар, кеше талаулар әле дә күзәтелеп тора. Җинаятьчеләрне ачыклауда подъездларга, ишегалларына куелган видеокамералар да ярдәм итә икән. Мисал өчен, быел пенсия өләшергә чыккан ике хат ташучыга һөҗүм итәләр. Полиция хезмәткәрләре шикле дип табылганнары тоткарлый. Берсенең шәхесен ачыклауда нәкъ менә видеокамера ярдәм итә дә. Соңгы елларда велосипед урлау очраклары да күзәтелә башлаган. Бүгенгә 27 очрак теркәлгән. Шуның җидесе табылган.
Кыскасы, җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең эш-мәшәкатьләре бихисап. Әлбәттә, игътибарлырак, уяурак булып без аларны бераз киметә алабыз. Форсаттан файдаланып, Марат Кадыйров һәм Дмитрий Игнатов хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик иттеләр,
- Үзләренә дә, туганнарына да сәламәтлек, уңышлар, гаиләләренә түземлелек телибез, - дип теләкләрен юллады алар. Бу котлауларга без дә кушылабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia