Реклама
Әлмәт эчке эшләр бүлегенең балигь булмаганнар эшләре буенча подразделениеләре хезмәткәрләре балалар йортын, мәктәп-интернатларны тикшереп чыкты.
Учреждениеләр җитәкчеләре белән профилактик әңгәмәләр уздырдылар, актуаль мәсьәләләрне уртага салып тикшерделәр. Ә биредә тәрбияләнүчеләргә полицейскийлар җинаять корбаны булу куркынычыннан саклану чаралары, административ яки җинаятьчел гамәл өчен җаваплылык турында сөйләделәр.
Әйтергә кирәк, 2014 елда Әлмәттә 3 баланың балалар йортыннан качуы теркәлгән. Агымдагы елда андый хәл күзәтелмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+