Әлмәт пляжы шаккаттыра [+ФОТОЛАР]
Әлмәт пляжы үзенең беренче туган көнен билгеләп үтте.
Ул 2016 елның 13 июлендә ачылган иде. Узган ел пляжда 250 меңнән артык кеше булган. Хәзер биредә көненә 3500-4000ләп кеше ял итә. Бассейнда 600 ләп кеше була.
Скалодром, бау паркы да буш тормый, 300 ләп кешене кабул итә.
Ярышлар даими уза. Әле генә биредәге вейк-паркта вейкбординг буенча Татарстан кубогы этабы булып үтте.
"Яшел фитнес", "Мәдәни мохит" проектлары да пляжда күңелле уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа