Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт паркында тәмле бәйрәм гөрләде [+ФОТОЛАР]

Ел да апрельнең соңгы көннәре май башында үзәк парк үзенең сезонын ача. Быел исә ул тагын да үзенчәлекле узды, чөнки юбилейлы 60 нчы сезон ачылды.

Әлеге уңайдан парк килгән кунакларга һәм балаларга моңарчы күрелмәгән тәмле шоу тәкъдим итте. Иң элек парк кунакларын әкияти персонажлар баллы ризыклар белән каршылады. Шулай ук төрле мастер-класслар узды, интерактив мәйданчыклар эшләде. Теләге булганнар рәхәтләнеп скрапбукингка өйрәнде. Юлда йөрү кагыйдәләренә багышланган уеннарны да күпләр үз итте. Ходулистлар чыгышы исә тирә-юньгә ямь өстәде. 
Сәхнәдә кызыклы чыгышлар бер-берсен алыштырып торды. Инде өч ел рәттән парк «Таланты Нефтеграда» дигән фестиваль дә игълан итә. Аның кысаларында Әлмәтнең иң сәләтле коллективлары ел әйләнәсе диярлек чыгыш ясый. Быел да әлеге проект дәвам иттерелеп, бу сезонның беренче йолдызчыкларын күрергә өлгердек. Күп җиңүләр яулаган «Ялкын» ансамбленең чыгышларын халык алкышларга күмде. «Мгновение души» инструменталь ансамбле дә искитмәле концерт программасы бирде. Кич белән исә балалар чыгышын танылган җырчылар концерты алыштырды. Тәүге тапкыр татар эстрадасының популяр җырчысы Гүзәлия һәм үзебезнең Әлмәт егете Хәким бергәләп чыгыш ясады. Бер сүз белән генә әйткәндә, парк ачылышы якты төсләргә дә, күңелле һәм дәртле җыр-биюләргә дә бай булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса