Реклама
Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш федераль хезмәтенең Әлмәт районара бүлеге ел дәвамындагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча республикада I урынга лаек дип табылды. Узган ел бүлек хезмәткәрләре тарафыннан 200 кг нан артыграк наркотик матдә әйләнештән алынган.
Әлеге фактлар буенча 50 җинаять эше кузгатылган. Шул исәптән оешкан җинаятьчел төркем составына кергән 15 кеше җавапка тартылган. Наркокүзәтчелекнең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, полиция полковнигы Айрат Шакиров "Аерым хезмәтләре өчен" медале белән бүләкләнде. Әлеге бүләкне якташыбызга наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш федераль хезмәте директоры урынбасары Олег Сафонов ведомствоның 10 еллык юбилеена багышланган тантаналы чарада тапшырды.
Фото Интернет челтәреннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы