Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин Россия көне белән котлады

Хөрмәтле әлмәтлеләр! Россия көне белән ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз!

12 июнь - Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгән көн - яңа Россия дәүләтчелеген исәпләүнең башлангыч ноктасы булды. Әлеге дата - төрле милләт халыкларының бердәмлеге һәм Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылыгы символы. Илебез үзенең яшәү дәверендә бик күп дулкынланулар кичерде, әмма сынмады, сыгылмады һәм һаман да үсүен дәвам итә.
Илнең социаль иминлеге нигезе - төбәкләрнең уңышлы үсешендә. Татарстан Республикасы бүген Россия Федерациясе күләмендә иң танылган лидер-төбәкләрнең берсе. Ул куәтле сәнәгый, югары социаль-икътисади потенциалга ия булган территория.
Татарстанны үстерүдә, аның иминлеген ныгытуда сезнең дә өлешегез гаять зур, хөрмәтле әлмәтлеләр! Россиянең төп көче дә илебез куәтенә, аның чәчәк атуы хакына фидакарь хезмәте белән саллы өлеш кертүче гражданнар бит!
Әлмәт районы республика районнары арасында лидерлык позициясен биләвен дәвам итә. Без сәнәгый җитештерү өлеше буенча Татарстанда 1 нче урында, республиканың тулай төбәк продуктына район керткән өлеш буенча 2 нче урында торабыз. Инвестицияләр авыл хуҗалыгын, торак төзелешен, юл хуҗалыгын үстерүгә булышлык итә. Социаль өлкә алыштыргысыз рәвештә өстенлекле урын били. Мәгариф өлкәсен конкуренциягә сәләтле итү һәм сәламәтлек саклау тармагында яхшыртулар әлмәтлеләрнең тормыш сыйфатын тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрергә тиеш.
Кадерле Әлмәт районында яшәүчеләр! Районның, республиканың, тулаем илебез язмышын анда яшәүче кешеләр билгели. Көндәлек хезмәте белән районыбыз үсешенә булышлык иткән, аның иҗтимагый тормышында актив катнашкан барлык әлмәтлеләргә рәхмәтемне белдерәм. Сезнең энергия, хезмәт сөючәнлек, иҗади һәм интеллектуаль потенциал Ватаныбызның алга таба үсешенә һәм тагын да чәчәк атуына булышлык итсен иде! Чын күңелдән сезгә яхшы кәеф, хәерле исәнлек, хезмәтегездә зур уңышлар, бәхет-сәгадәт һәм хөрлек-иминлек телим!


Әлмәт муниципаль районы башлыгы А.Р. Хәйруллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса