Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт муниципаль район Советы һәм шәһәр Советының XIX (уртак) сессиясендә иң-иңнәр бүләкләнде

Бүген, 19 октябрьдә, Әлмәт муниципаль район Советы һәм шәһәр Советының XIX (уртак) сессиясе булып узды. Көн тәртибе 18 пункттан торды.

Сессияне ачып, район башлыгы Мәҗит Салихов башта 14 октябрьдә булып узган өстәмә муниципаль сайлауларда сайланган депутатлар белән таныштырды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Айдар Каюмов район территориясендә сәнәгать мәйданчыклары төзү турында чыгыш ясады. Депутатлар әлеге уңайдан һәм сессия тикшерүенә куелган муниципаль заказлар, район һәм шәһәр бюджетына, физик культура һәм спорт программасына, җирдән файдалану кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында һәм башка уңайдан карарлар кабул иттеләр. Каберлекләрне тоту кагыйдәләре дә расланды. Мәгълүм булганча, киләсе елда калабыз 60 еллыгын билгеләп үтә. Бу уңайдан "Әлмәт шәһәренең 60 еллыгы " юбилейлы билгесе гамәлгә куела. Депутатлар раславы белән гамәлгә куелган икенче бүләк - Әлмәт муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты төбәктә иң зур бүләк санала.

Сессиядә бюджеттан тыш "Хокук тәртибен саклау" фондын бетерү турында да карар кабул ителде. Шулай ук шәһәр һәм районның Мактаулы гражданины исемен бирү турындагы положениегә үзгәрешләр кертелде. Депутатлар бу көнне "Алсу" оек-оекбаш" җәмгыяте генераль директоры Фоат Комаровка "Әлмәт муниципаль районының Мактаулы гражданины" исеме бирелүне бертавыштан хуплап тавыш бирделәр.

Район башлыгы Михаил Гвоздьның вакытыннан алда депутатлык вәкаләтен туктатуы турындагы үтенечен җиткерде. Район Советы рәисе урынбасары Ирек Фәрраховтан да әлеге вазифасыннан азат итүен сораган гариза кергән. Депутатлар аларның үтенечләрен канәгатьләндерде.

Сессиядә фидакарьләргә Татарстан Республикасы хөкүмәте бүләкләре тапшырылды, урып-җыю барышында югары күрсәткечләргә ирешеп эшләүчеләргә дә район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250