Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт мунчалары көлгә әйләнә?!

Янгын сүндерүчеләр барлык янгыннарның 70%ы шәхси йортларга туры килүен белдерә.

Салкыннар башлангач, янгыннар саны да арта. Янгында үлүчеләрнең 90%ы үз йортлары белән яшәүчеләр була икән. Аеруча янгыннар мунчалардан чыга.

Шулай 22 октябрь көнне Түбән Мактаманың бер мунчасында янгын чыга. 13 квадрат метрны тәшкил иткән янгында зыян күрүчеләр булмый. Ут мичнең дөрес эшләмәвеннән чыккан дигән фаразлар бар.

Шулай ук Түбән Мактаманың тагын бер шәхси мунчасында шундый ук сәбәпләр белән октябрь аенда янгын чыккан була. Янәшәдә торган сарайга да ут кабып өлгерә. Әмма вакытында килгән янгын сүндерүчеләр тиз арада янгынны сүндерә.

Уттан сак булсагыз, куркынычсызлык кагыйдәләрен сакласагыз иде!

23 нче янгын сүндерү часте белән берлектә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса