Әлмәт “Милләтләр кроссы”на кушыла
Халык арасында сәламәт яшәү рәвешен, спортны пропагандалау һәм укучыларны, хезмәт ияләрен даими рәвештә физкультура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан 16 сентябрьдә Әлмәттә традицион ярышлар узачак.
11-15 сентябрьдә балалар бакчалары мәйданчыкларында, мәктәп стадионнарында мәктәпчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һәм кече сыйныф укучылар йөгереше узачак.
16 сентябрьдә иртәнге 9 да йөгерештә катнашырга теләүчеләр теркәү башлана.
Ярышларны тантаналы ачу 10 га билгеләнгән. Маршруты: Ленин - М. Җәлил, Лермонтов - Радищев - Ленин - Ленин мәйданы.
10.10 сәгатьтә җитәкчеләр, спортчылар, студентлар, укучылар, 10.15 тә төрле оешма хезмәткәрләре, студентлар һәм укучылар йөгерәчәк.
Дистанция 2300 метр тәшкил итә.
Җиңүчеләрне 11 сәгатьтә бүләклиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа