Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт медсанчастенда да навигация системасы ярдәмендә операцияләр ясала башланды

"Татнефть" ААҖ һәм шәһәр медсанчастенда CARTO нефлюороскопик электромагнитлы навигация системасыннан файдаланып, радиоешлыклы аблация операциясе ясау буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербургның аритмология белгечләре катнашында мастер-класс уздырылды.

Әлеге навигация системасын куллану йөрәк ритмы бозылган, шулай ук ашказаны тахикардиясе кебек чирләре булган авыруларга да операция ясарга мөмкинлек бирә. Мастер-класс барган ике көн эчендә 8 кешегә операция ясалды. Медсанчастьта РЧА операцияләре өченче ел инде квота буенча уздырыла. Ә менә электромагнитлы навигация системасы ярдәмендә мондый уникаль операцияләр беренче тапкыр ясалды. Татарстанда мондый операция бары тик Казанда республика клиник хастаханәсендә генә уздырыла иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса