Әлмәт Өлкәннәр көненә әзерләнә
1991 елдан бирле районда үткәрелүче өлкәннәр декадасы быел да уздырылачак. Бу чорда лаеклы ялда булганнарга төрле ярдәмнәр күрсәтелә, чаралар оештырыла.
Әлмәт өлкәннәре ел саен барлыгы төрле дәрәҗәдәге 21 миллион сумлык ярдәм ала. Ветераннарны хөрмәтләү предпритяие-оешмаларда, ТОСларда һәм авыл җирлекләрендә 26 сентябрьдән башлана. Предприятиеләре булмаган 1932 елдан өлкәнрәк 750 дән артык пенсионер ТОСларга беркетелгән. Аларны тору урыны буенча хәйрия акчалары хисабына хөрмәтләячәкләр. Шулай ук барыр урыннары таркалган 1932 елдан яшьрәкләргә муниципаль бюджеттан 300 әр сум акча бүлеп бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia