Әлмәт кызы “Татарстан энҗесе – 2014” бәйгесендә
Татарстанда беренче тапкыр инвалид хатын-кызлар арасында "Татарстан энҗесе - 2014" бәйгесе үткәрелә. Аның төп максаты - инвалидларның проблемаларына җәмәгатьчелекнең игътибарын арттыру, инвалидларның мөмкинлекләре турында калыпланган фикерне үзгәртү, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне актив тормышка дәртләндерү.
Бөтен республикадан инвалид хатын-кызлар, коляскалыларын да кертеп, шул исәптән бала тәрбияләүчеләре дә, сайлап алу туры үттеләр һәм Татарстанда беренче тапкыр инвалид хатын-кызлар арасында үткәрелә торган "Татарстан энҗесе - 2014" бәйгесенең финалында катнашачаклар.
"Татарстан энҗесе - 2014" конкурсының финалына Әлмәт районында яшәүче Лилия Заһретдинова да үтте. Аңа уңышлар һәм конкурста җиңү яулавын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа