Әлмәт кунакларны пляжга чакыра
Җәйге коену сезоны ябылуга карамастан, шәһәр күлендә аттракционнар эшләвен дәвам итә.
Бүген биредә скалодром, бау паркы, вейк-парк, кафе эшли. Көчле җил һәм яңгыр булмаганда катамараннарны прокатка алырга була. Скалодром һәм бау паркы көн саен 9.00 дән 19.00 сәгатькә кадәр эшли. Биредә укучылар өчен физкультура дәресләре һәм экскурсияләр оештырыла. Вейк-парк эш көннәрендә 9.00-16.00, ял көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia