Әлмәт кунагына 10 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный
Әлмәт һәм Яшел Үзәннең наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү буенча бүлек хезмәткәрләре җинаятьчеләрне тоткарладылар.
Яшел Үзәндә оператив чаралар барышында 23 яшьлек Украина кешесе тоткарланган. Аның яшәү урынында 60 грамма синтетик наркотик табылган. Әлеге матдәләр Яшел Үзән һәм Казанда тарату максаты белән сакланган. Әлмәттә 23 яшьлек чаллылы тоткарланган. Аннан безнең шәһәрдә сату өчен дип әзерләнгән 150 граммнан артык төрле наркотик матдә табылган. Хәзер икесенә карата да җинаять эше кузгатылган. Тоткарланучыларга 10 елдан 20 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү һәм зур штраф яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia