Әлмәт көрәшчеләре пьедесталда
Әлмәт көрәшчеләре төбәк ярышларыннан җиңү яулап кайтты.
Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә узган ярышларда ике республикадан 130 көрәшче катнашты. 2001-2002 елгы үсмерләр арасында узган төбәкара ярышларга Әлмәт олимпия резервы спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегендә тәрбияләнүче сигез бала барган иде. Араларыннан Улугбек Камильджанов 41 кг авырлык категориясендә беренче урынны яулады. Дамир Саматов 92 кг авырлык категориясендә икенче булды. Хакимджон Давронов 48 килограммда 3 нче булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа